Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

Понедельник, 02 августа 2021, 12:00

Извините, русский вариант текста пока в переводе, но вы можете ознакомиться со статьей на татарском языке

Владимир Путин күптән һәм бик тырышып үзенең имиджы өстендә эшли. Аңа мәйданы ягыннан иң зур дәүләт президенты гына булу аз булып тоела. Аның элеккеге бөтен советлар берлеге киңлекләренең дә лидеры булып күренәсе килә, шулай ук "иң эре һәм иң күп бүлгәләнгән халыкның", ягъни, урысларның, җирләрен җыючы, аларны туплаучы булып та күренәсе килә.

Путин күрше илләрнең дәүләт тотарга сәләтсезлеге турында сөйләргә ярата, аларның акчаларын саный һәм икътисатларын (ВВП) тикшерә, Россиядән читтә яшәүче халыкларның милли тәңгәллек мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Чит илнең президенты, безне ничек яшәргә кирәклеген өйрәтеп, аннан беркем дә сорамаган киңәшләрен бирә.

12 июльдә РФ президентының рәсми сайтында, В. Путин имзасы белән, "Рус һәм украиннарның тарихи бердәмлеге турында" дип аталган мәкалә бастырылды. Бу текстка тулырак тукталып тормыйча, аны Украинага каршы иске пропаганданың очсызлы, мәгънәсез мисаллар белән кушылмасы, дип кенә бәяләргә була. Дөрес, моңа кадәр бу фикерләрне иҗтимагый яктан түбән дәрәҗәле һәм сәяси яктан җавапсыз кешеләр яңгыраталар иде.

В. Путинның бу мәкаләсен нинди максат белән украин телендә дә бастырулары аңлашылып бетми.

Текстның рус телендәге төп нөсхәсеннән Путинның киңәшчеләре Украина тарихын начар белүләре аңлашылса, украин варианты исә анда белемле тәрҗемәчеләр дә булмавын күрсәтте.

РФ президентының рәсми сайтындагы украин телендә беренче һәм бердәнбер текст бары тик шуны күрсәтте – украиннарны яратмау украинистика буенча яхшы белгеч булырга бик нык комачаулый!

Рәсәй президентын милли мәсьәлә шулай нык кызыксындырганга күрә, мин дә бу теманы хуплап, Россия Федерациясенең үзендә яшәүче төп халыкларның хәлләре турында үз фикеремне әйтергә булдым. Җитмәсә, күрше дәүләтнең дәрәҗәле сүзчеләреннән безгә РФ эчендәге "имин" Татарстан белән "изелгән" мөстәкыйль Украинаны чагыштыруларын еш ишетергә туры килә. 

Мин татар халкын ихластан хөрмәт итәм һәм аңа яхшы язмыш телим. Путинга охшатып, "Украиннарның һәм татарларның тарихи бердәмлеге"н расламыйм. Алай да, Украина белән Татарстан арасында уртаклыклар, чыннан да, күп.

Татарлар, украиннар кебек үк, борынгы һәм данлы тарихка ия, анда без күренекле илбашларын, яугирләрне һәм мәдәният йолдызларын күрәбез. Украиннар һәм татарлар озак вакытлар бер империядә яшәделәр, ә ул аларның бәйсезлеккә омтылышларын бастырып килде.

Барлык империяләргә хас булганча, Рәсәй дә камчы һәм калач ысулын кулланды. Кайбер украин һәм татарларны юк иттеләр, зинданнарга яптылар, илләреннән сөрделәр. Икенчеләрен зур урыннар, дан-дәрәҗә, байлык биреп кызыктырдылар. Әлбәттә, моның өчен империягә тугрылык белән түләргә һәм үзеңнең кемлегеңнән – милли аңнан баш тартырга кирәк иде

XX гасыр башларында украиннар һәм татарлар бер вакытта диярлек үзләренең республикаларын төзеделәр. Һәм бу очраклы хәл түгел иде, кемнеңдер кылануы гына да түгел иде, ә халыкның үз илендә азат яшәргә омтылышы иде. Ул чагында Украина, Татарстанга караганда, күбрәк уңышка иреште. Безнең тарихи юлларыбызны география аерды.

Украина кебек үк, Татарстанның да автономия түгел, союздаш республика булырга тулы нигезе бар иде: һәм мәйданы, һәм халык саны, һәм иҗтимагый-сәяси үсеш дәрәҗәсе белән ул моңа лаек иде. Әмма Сталин алып барган милли сәясәт союздаш республикалар алдына тагы бер принципиаль таләп куйды – тышкы дөнья белән уртак чиккә ия булу. Украина шундый чиккә ия иде, ә Татарстан – юк. Шуңа күрә СССР таралгач, Киев бәйсез дәүләт башкаласы була алды, ә Казан, бик зур теләге булуга карамастан, моны булдыра алмады.

Путин үзенең мәкаләсендә соңгы елларда Украина белән Россия арасында барлыкка килгән дивар-стенаны телгә алды. Бу диварны ул, минем илемә каршы кораллы көч кулланып, үз куллары белән өйде.

Кызганычка каршы, Путинның бу дивары Украинаны татарлардан һәм Рәсәйнең башка төп асаба халыкларыннан да аерды. 2014 елда украин җиренә Россиянең төрле гражданнары аяк басты, алар арасында татарлар, бурятлар, чеченнар һәм осетиннар да бар иде. Алар безгә кунак булып түгел, басып алучылар булып килделәр. 

Бу хәлләр башлануга, Татарстан президенты Миңнеханов әфәнденең Кырымга "миссия"- сәфәрләрен без яхшы хәтерлибез. Шулай ук Украинаның көнчыгышында, басып алынган җирләргә, Башкортостан башлыгы Хәбировның күптән түгел булган сәфәрләрен дә хәтерлибез.

Ханкаладан килгән сугышчыларны без үзебезнең Джанкой тирәсендә, ә Улан-Удэ танкистларын Дебальцево янында күрдек. Без басып алынган Кырымда барган хәлләрне игътибар белән күзәтәбез, шуңа күрә татарстанлыларның Керчьта көймәләр төзү заводын канунсыз үзләштерүләрен беләбез. Бу заводта 1992 елда Украина флоты флагманы – "Гетман Сагайдачный" төзелгән иде. 

Продовження під рекламою:
Шуңа карамастан, украиннар Россия халыкларына ачу тотмыйлар. Без татарларның һәм башка халыкларның Мәскәү тотыклары һәм империя сәясәте коралы булуын аңлыйбыз. Кайчандыр украиннар үзләре дә СССРның тотыклары булып, ул 1956 елда Венгриягә, 1968 елда – Чехословакиягә, 1979 елда Әфганстанга басып кергәндә аның кулында корал буларак файдаланылды. 

Ахыр чиктә, Путинның Украинага каршы явызлыгы Россия халыкларына кире әйләнеп кайта. Бу басып алынган территорияләрне тоту республикалар өстенә авыр йөк булып төште.

Узган ел Калмыкиянең башкаласы Элистаның хакимият башлыгы итеп "ДНР" террорчылык төркеме башлыкларының берсен билгеләделәр. Ул бу республика турында да, калмык халкы һәм аның проблемалары турында да берни белми. Бу билгеләү шактый шау-шу тудырды.

Без барыбыз да калмык активисты Санал Молотковның каршылык чаралары вакытында украин телендә әйткән сүзләрен яхшы хәтерлибез. Ул: "Сез украин телен күралмадыгыз, аңа нәфрәтләндегез, Донбасста украин телен юк иттегез. Сез Элистага, Калмыкиягә калмык телен юк итү өчен килдегезме? Сез калмык телен хөрмәт итәсезме", дип сорады.

Тагы Калмык Республикасы проблемаларына әйләнеп кайтам. Инде 2021 елда аның гражданнары Элиста шәһәрендә үзләренең милли корылтайларын уздырдылар һәм Кремльне яшерен этноцидта, ягъни, милләтне астыртын рәвештә юк итүдә гаепләделәр. Башка шикаятьләр белән бергә, алар Калмыкиянең бөтен Россия буенча су белән иң аз тәэмин ителгән төбәк булуына зарландылар.

Әлбәттә, Путин калмыкларны ишетмәгәнгә салышты, чөнки ул үзе Кырымда су кытлыгы темасын Украинага халыкара басым өчен куллана. Шуңа күрә Калмыкиядәге сусызлыкны искә төшерү дә басып алучы өчен уңайсыз хәл, һәм ул аңа юл куймаячак. 

Украиннар инде чит империя кулында корал түгел, хәзер алар кылган гамәлләре өчен үзләре җавап бирәләр һәм үз язмышларын үзләре хәл итәләр.

Бәхетебезгә, тоталитар режимның украиннарга каршы кылган җинаятьләре инде безнең өчен артта калды, һәрхәлдә, Путин аларны "безнең уртак фаҗигабез", дип акларга тырышса да... Ә менә Россиядә яшәүче төп халыкларның бүгенге хәлләре – чыннан да фаҗигале, моннан ярты гасыр элек ничек булган кебек.

РФ президенты раславынча, руслар белән украиннарны ясалма рәвештә бүлгәләү нәтиҗәсендә урыс халкы йөз меңнәргә, хәтта миллионнарга да кимергә мөмкин икән. Әмма Путинның үз илендә нинди хәлләр булып ята соң? Россиядәге җанисәпләрдән күренгәнчә, бу илдә украиннарның саны өзлексез рәвештә кимүгә таба бара. Басып алынган Кырымны исә украиннарсыз калдыру тагы да кискен рәвештә гамәлгә ашырыла. 

Халык белән турыдан-туры аралашканда, Россия президенты, бер яктан, украиннар һәм руслар, икенче яктан, Россиянең төп халыклары булган эрзя һәм мукшылар белән чагыштырып, проблемаларның охшашлыгын әйтте. Аның билгеләп үтүенчә, эрзя теле мукшыныкыннан, украин белән русныкына караганда, күбрәк аерыла, әмма эрзя белән мукшылар, "бердәмлекнең кадерен белгәнгә", үзләрен бер халык – мордва, дип саныйлар икән.

Әмма, кызганычка каршы, Путин шунысын өстәргә онытты – Россиянең рәсми мәгълүмат статистикасыннан күренгәнчә, эрзя белән мукшыларның саны соңгы утыз елда миллионнан ярты миллионга кадәр кимеде. Мордовия Республикасының дәүләт телләре булган мукшы һәм эрзя телләренең хәле, гомумән, аянычлы, совет чоры белән чагыштырганда да начаррак.

Россиядә татар теленең хәле шулай ук борчылдыра. 2002-2010 елгы халык саны алу арасында гына да татар теллеләр саны миллион кешегә кимегән.

Россиянең төп халыклары телләре бетүгә бару табигый хәл түгел, шулай ук, "уртак фаҗига" да түгел. Бу инде урыслаштыру сәясәтенең нәтиҗәсе, Мәскәү аны максатчан алып барды, ә аның төп максаты – Россиядә милли күптөрлелекне бетерү һәм федерализмны юкка чыгару иде.

2018 елда Дәүләт Думасы "Мәгариф турында" федераль законга үзгәрешләр кертте, аның нигезендә, Россия Федерациясендәге милли республикаларның дәүләт телләре гомум белем бирү уку йортларында мәҗбүри укытудан туктады.

Путин телгә алган эрзя телен мәктәптә өйрәнү өчен, укучы баланың ата-анасы директор исеменә гариза язарга тиешләр.Әмма туган телдә белем алуга хокукны канәгатьләндерү урынына, укучылар һәм ата-аналар еш кына административ басымга, халык алдында кимсетелүгә һәм җәбергә дучар ителә. Кешеләр еллар буе йөреп тә, Мордовия башкаласы Саранскида эрзя гимназиясе ачтыруга ирешә алмыйлар. 

Күпмиллионлы татар халкының бер генә милли университеты да юк. 2018 елда Татарстан парламентына мөрәҗәгатендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов татарларның үз югары уку йорты буласына ышандырды. Ләкин Мәскәү татарларның милләт буларак аякка басуына каршы, аны туктату омтылышы какшамаслык нык.

Продовження під рекламою:
Казанга үз акчасына да милли университет төзәргә ирек бирмәделәр. Мәктәптә татар телен укыту ясалма рәвештә чикләнә.

Кырыс чынбарлык татар теле укытучыларын эштән китәргә яки башка предметларны укытуга күчәргә мәҗбүр итә. 2019 елның мартында Татарстан мәгариф министры Рафис Борһановның белдерүенчә, 1200 татар теле укытучысы башка дисциплиналар укытуга күчү буенча һөнәри әзерлек уза. 

Федераль хакимият хәтта җирле халыклар мәдәниятенең бары тик үзләре генә хәл итәргә тиешле шәхси эшләренә дә тыкшына. Татарстан һәм Карелия тел белгечләренең фикеренә карамастан, аларда латин әлифбасына күчү Мәскәү тарафыннан тыелды, ул милли республикаларда дәүләт телләренең график нигезе булып тора алмый.

Владимир Путин гына түгел, Россия Федерациясенең төп халык вәкилләре дә тел бетүнең милләт бетүгә китерәсен яхшы беләләр.

Нәкъ менә шуның өчен дә милли телләрне мәктәптән һәм башка даирәләрдән кысырыклап чыгару республикаларда кискен каршылыкка очрады.

Полиция террорына карамастан, кешеләр күпләп митингларга чыгалар, урам йөрешләре уздыралар, ялгыз пикетлар, имза җыюларны оештыралар. 2019 елның 10 сентябрендә удмурт галиме Альберт Разин үзен Удмуртия Республикасы парлементы каршысында яндырып үтерде. Үзен яндырыр алдыннан ул авар шагыйре Рәсүл Гамзатов сүзләре язылган плакат тотып торды, анда: "Әгәр иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", дип язылган иде

Күптән түгел Югары Рада "Украинаның төп халыклары турында" закон кабул итте. Кырымны басып алган хакимият кырымтатарларының Мәҗлес эшчәнлеген тыйган вакытта, Украина җирле халыкларга үзләренең вәкиллекле органнарын формалаштыру хокукын кануннаштырып беркетә.

Киев кырымтатарларга үз вәкилләрен билгеләми, аларга кемне сайларга, нинди дини карашларда булырга яки нинди әлифба кулланырга кирәклеген әйтми. Мин бу закон белән горурланам, шул ук вакытта моңсуланам да... Горурланам – чөнки без моны эшләдек! Моңсуланам – чөнки моны соңлабрак эшләдек. 

Рәсәй президенты безнең канунга берничә тапкыр комментарий бирде, безне өйрәтте, үгетләде, ризасызлыгын белдерде. Ул урысларны Украинаның төп халкы итеп танылмаулары белән килешми. Мондый таләпләр наданлыктан булуына ышанасы килми. Нинди халыкларның төп, асаба халык булып саналуы законда бик ачык язылган – үз дәүләте булмаган милләтләр. Канун чыгаручылар шулай хәл иткән.

Язылган нормалар буенча, руслар да, украиннар да төп халык булып саналмый, чөнки алар үз дәүләтләрен төзеп, милли үзбилгеләнүгә хокукларын тормышка ашырдылар.

Сүз уңаеннан, Россия законнары буенча, руслар да анда төп халык түгел. Хәтта татарлар да төп халыкка кермәгән. Россия законнарында бары тик "аз санлы җирле халыклар" төшенчәсе генә бар, ул традицион яшәү рәвеше алып баручы, кәсеп итеп көн күрүче аз санлы милли җәмәгатьләргә генә бирелә. Шуңа күрә Путинның әйткәннәре – ул бары тик икейөзлек кенә, ихластан ярсу түгел.

Россиядән аермалы буларак, Украина – унитар дәүләт. Әмма бу аның төрле милләттән булган ватандашлары хокуксыз, дигәнне аңлатмый.

Мисал өчен, Украинада 150 мең тирәсе венгр яши.

Алар нинди хокуклардан файдалана соң? Венгрларның үз сәяси партияләре һәм җирле үзидарә органнарында вәкилләре бар, венгр теле уку йортларында укытыла, венгр телендә бәйсез матбугат чаралары бар, милли һәм дини оешмалары кануни рәвештә эшли. Венгрлар күпләп яшәгән урыннарда аларның язучы һәм композиторларына гына түгел, Венгрия идарәчеләренә дә һәйкәлләр күрергә мөмкин.

Россия Федерациясендә яшәүче фин-угыр халыкларында бармы болар? Татарларга сәяси партияләрен төзәргә рөхсәт ителгәнме, югыйсә алар бит Украинадагы венгрларга караганда Рәсәйдә уннарча тапкыр күбрәк?! Путинча әйткәндә, әгәр кайда да булса "милли билгеләнү мәҗбүри алмаштырыла" икән, бу нәкъ менә Россиядә, ә Украинада түгел. 

Кәгазьдә Рәсәй кануннары прогрессив һәм демократик булып күренә. Россия ул – федерация. РФның күпчелек милли республикалары үз конституцияләре, хөкүмәтләре, парламентлары һәм киң вәкаләтләре булган дәүләт статусына ия.

Ә гамәлдә – алар хокуксыз губерналар. Бу гел шулай булмады. Советлар Берлеге таралганнан соң, Россия халыклары чын яңарыш кичерә: алар үзләренең сәяси һәм мәдәни хокуклары турында ачыктан-ачык белдерделәр. Үзләренең көрәшләре белән алар шул вакыттагы алдынгы конституцион төзелешкә нигез салдылар, әмма ул демократик тәртип путин режимы тарафыннан җимертелә, юкка чыгарылып бара... 

Продовження під рекламою:
Ул чакларда татар халкына үзенең гомерлек хыялын тормышка ашырырга насыйп булды, диярлек. 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде, ә инде 1991 елның 24 октябрендә "Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге Акты турында, дип аталган карар дөнья күрде, ул референдум белән расланды.  

Ул вакытта Татарстан Россия белән Федераль килешүдән баш тартты. Ул чагында инде Татарстанның бәйсезлек турында Декларация нигезендә кабул ителгән үз Конституциясе бар иде. 1992 елның 21 мартында уздырылган референдумда Татарстанның суверенитет турында Декларациясе һәм Конституциясе 61,4 процент тавыш белән халык тарафыннан якланды. Әмма тышкы чикләрнең булмавы һәм Мәскәүнең икътисадый басымы Казанны чигенергә мәҗбүр итте, нәтиҗәдә, аерым шартларда Рәсәй белән ике яклы килешү төзелде. Татарстан "Россия белән берләшкән дәүләт" булды.

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев "дәүләтне дә, Мәскәү белән яхшы мөнәсәбәтләрне дә саклап калырга" мөмкинлек биргән бу килешү белән бик горурланды. Әмма ел саен Татарстанның суверенитеты чикләнә барды, ә Мәскәүнең татарстанлыларга таләпләре артты. 

Федерациянең башка милли субъектларында хәлләр Татарстанга караганда да начаррак.

Барлык республикаларның башлыклары да 1990 елларда ия булган президент статусыннан мәүрүм ителделәр. Кремль максатчан рәвештә федерация субъектларын берләштереп, административ эреләндерү сәясәтен гамәлгә ашыра. Нәтиҗәдә, биш ел эчендә Россиядә алты милли автоном округ юкка чыкты.

Моның белән генә тукталырга охшамаган. Россия составындагы республикаларның хокуксызлыгына мисал булып, 2018 елның ахырында Ингушетия белән Чечня арасындагы административ чикләрнең, ингушларның күпләп каршы булуларына карамастан, үзгәртелүе тора. 

Путин Россия Федерациясенең эчке һәм тышкы чикләрен большевиклардан калган зарарлы мирас, дип саный. Шуңа күрә ул күршеләренә каршы басып алу сугышларын башлый һәм Россия федерализмын җимерә. Әмма СССРда милли берәмлекләрнең чикләре ул кемнеңдер кәефеннән генә тормаган.

Россияне бөтенләй таркалудан саклап калу өчен, милләтләргә суверенитетның "шәүләсен" булса да бирергә кирәк булган. Күрәсең, большевиклар Путинга караганда, күпкә алдан күрүчәнрәк дәүләт эшлеклеләре булганнар. Федерализм белән көрәшеп, ул үзенең дәүләтен яңа 1991 елга алып бара. 

2001 елны милли партияләрнең эшчәнлеген закон белән тыю – Россия халыкларына мөнәсәбәтнең ачык мисалы булып тора. Бу Татарстанда, Башкортостанда, Чувашстанда, Бурятиядә, Якутиядә һәм башка республикаларда сәяси институтларны булдырмау өчен эшләнде.

Ул чакта Татарстан ватандашлары мәнфәгатьләрен яклаган "Иттифак", "Өмет", "Ватан" партияләре мәҗбүри рәвештә туктатылды. Алга таба Кремль тагы да ерак китте – инде иҗтимагый оешмаларны да тыйды. Мәскәү үз күзәтүенә ала алмаган барлык абруйлы иҗтимагый оешмалар диярлек бу карарның корбаны булды. 

Хәтта республикаларның Россиядән аерылып чыгу идеяләрен беркайчан күтәрмәгән оешмалар да Рәсәй мәхкәмә карарлары белән юк ителә.

Кайбер хокук яклаучыларны, журналистларны, җәмәгать эшлеклеләрен "экстремистик юнәлештәге җинаять өчен" хөкем итү тәҗрибәсе бар, ә аннары бу хәл эшчәнлекләрендә хөкем ителгәннәр катнашкан оешмаларны ябу өчен нигез булып тора.

"Экстремистик юнәлештәге җинаять" – ул административ биналарны басып алу түгел, канунсыз кораллы оешма төзү дә түгел, "халык республикалары" игълан итү дә түгел – ул туган телне һәм кеше хокукларын яклау турында.

Мәсәлән, узган ел Башкортостанда мәхкәмә, экстремистик, дип, зур иҗтимагый-милли оешманы – "Башкорт"хәрәкәтен таныды. Төп гаепләүләр арасында – аларның 2017 елның сентябрендә башкорт телен яклап митинг уздырулары.

Прокуратура бу чараны "провокацион", дип бәяләде һәм анда катнашучыларның чыгышларында "нәфрәт һәм дошманлык уяту билгеләре" булуын белдерде. "Башкорт" оешмасын шулай ук хакимиятнең эшенә тискәре бәя биргән өчен дә гаепләделәр.

Туган халкының телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен көрәшүчеләр хокук саклау органнарының даими басымы астында яшиләр. Монда кешенең яше, җенесе һәм сәяси карашлары игътибарга алынмый.

Мәхкәмәгә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиллләре дә, шулай ук Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең өлкән яшьтәге активистлары да тартылды.

Милли төрлелекне саклау турында гына түгел, РФда хакимиятне алыштыру зарурлыгы турында сөйләргә батырчыылык иткән һәркем тагы да көчлерәк басым кичерә.

Мәсәлән, якут шаманы Александр Габышев һәм башкорт активисты Рәмилә Сәитова мәҗбүри рәвештә үткәрелгән психиатрик тикшерү һәм "дәвалау"корбаннары булдылар. 

Украинада дини хокукларның үтәлеше турында "кайгырткан" Россия хакимияте, шул ук вакытта РФның үзендә һәм аның басып алган территорияләрендә, "дөрес булмаган" исламга һәм христианлыкка каршы чын мәгънәсендә террор җәелдереп җибәрделәр. Дини мөселманнарны экстремистлар буларак эзәрлеклиләр.

Продовження під рекламою:
Озак елларга төрмәгә ябу өчен тентү вакытында, юк, корал түгел, ә китап табылу җитәрлек сәбәп булып тора.

Россия администрациясе протестантларга һәм Украина православ чиркәве тарафдарларына аларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү хокукыннан баш тарта. Мари халкының традицион динен тотучылар да хакимиятнең нәфрәт корбаны булдылар. Хакимият түрәләре һәм урыс праваслау чиркәве тарафыннан мариларның табыну урыннарын юк итү, мариларга үз дини йолаларын үтәүне тыю яки чикләү – мари халкының көндәлек тормышының бер өлеше.

Ырыкчылык-расизм дәрәҗәсе, ксенофобия һәм антисемитизм буенча Россия Украинадан сизелерлек алда бара, гәрчә бу иҗтимагый чирләр теге яки бу дәрәҗәдә дөньяның күп илләренә хас. Россиядә бу проблемаларны махсус төшенчәләр астына яшерергә тырышалар: имеш, үз шовинизмнары "патриотизм" икән, ә читләрнең милләтчелеге – "фашизм" да, "нацизм"!

Аерым ассызыклап үтәм – Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясенең Россия текстына тавыш бирү яки бирмәү кемнең нацист, кемнең ул түгеллеген ачык раслады. Рәсәй эфирында тапшырулар нәфрәт телендә бара, ә урамнары милли җәберләүләр белән тулган.

Рәсәй хакимиятенең федерализмга чын мөнәсәбәтен үзәк белән төбәкләр арасында булган икътисадый моделе дә ачык күрсәтә. Кремльнең стратегиясе – федераль казнага түләүләрне акрынлап арттыру һәм җирле хөкүмәтләр өстенә социаль-экономик программаларны үтәү йөген салу. Шулай итеп, хәтта моңа кадәр үз-үзләрен тәэмин иткән республикалар да дотациягә мохтаҗ ярлы провинциягә әверелә.

Продовження під рекламою:
Төбәкләрнең икътисадый бәйлелеген көчәйтү билгеле бер сәяси максатларны күздә тота. Җирле түрәләрнең, идарәче элитаның "булдыксызлыгын" дөньяга фаш итеп, милли республика идеясен дә очсызландыралар, махсус дәрәҗәсен төшерәләр. 

Рәсәйдә колониаль хәлнең ачык мисалы булып Татарстан тора – федерациянең иң бай һәм алга киткән субъектларының берсе ул. Нефтькә бай республика федерация казнасы өчен савым сыеры хезмәтен үти, әмма шул ук вакытта анда татар балаларының мәктәптә ана телләрен нинди күләмдә өйрәнергә тиешлеген билгеләү хокукы юк.

Алга киткән республикаларны икътисадый яктан авызлыклау, изү – хәтта Мәскәүгә хәерхак булган сәясәтчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең дә даими кузгатып торган темасы.

Төбәкләрдән акча һәм табигый байлыкларны суырып алып, Мәскәү аңа алмашка җимерекләр, бушлык һәм экологик афәт биләмәләре калдыра...

2019 елда Идел буе төбәгенең экологик проблемалары Европа матбугаты битләрендә дә күренде. Берничә Европа иле берьлы Рәсәй нефте транзитын туктатып тору турында белдерделәр. Сәбәбе – чималның хлорлы кушылмалар белән пычрануы, ә алар анда ятмаларны ерткычларча талау нәтиҗәсендә пәйда булган, өстәвенә, искергән һәм куркынычка әйләнгән технология кулланганнар. Экспертларның бәяләвенчә, бу хәл Татарстанда һәм Башкортостанда барлык нефть чыгару тармагының вакытыннан элек җимерелеп төшүенә китерергә мөмкин.

Башкортостандагы Сибай шәһәре – Рәсәй хакимияте тарафыннан казылмалар чыгаруның искергән ысулларын файдалануның фаҗигале мисалы.

2018 елның ноябреннән башлап монда кризислы вәзгыять килеп туа, сәбәбе – тау-баету комбинатының ташландык базларында даими рәвештә руда калдыкларының янып ятуы. Сибайдагы бу карьер менә инде өч ел төтенләп ята, нәтиҗәдә, Сибай шәһәре Евразиядә иң куркыныч урыннарның берсенә әверелде.

Удмуртиядә дә экологик хәл бик катлаулы, аның Башкортостан белән чиктән булган Камбарка шәһәрендә химик коралны юк итү полигоны урнашкан. Әлеге полигон нигезендә, федераль хөкүмәт карары белән, елына 50000 тонна 1 һәм 2 дәрәҗә куркынычы булган калдыкларны эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру комплексы барлыкка килергә тиеш. Дәүләт заказчысы итеп "Росатом" корпорациясе билгеләнгән.

Хакимиятнең мондый ниятләре җәмәгатьчелектә каршылык уятты, федеральләрнең бу куркыныч инициативаларын туктату өчен, алар җирле референдум уздырырга омтылдылар. Завод төзелешенә каршы берьюлы экологик активистлар да, удмурт, башкорт һәм татар милли хәрәкәте вәкилләре дә чыкты. Әмма Рәсәй хакимияте мәсьәләне хәл итүнең бары тик бер генә юлын белә – проблеманы йолып калдыру һәм барлык ризасызларны эзәрлекләү.

Шул ук вакытта Россия Федерациясенең Идел буе федераль округында, радиологиянең милли медицина тикшеренү үзәге мәгълүматлары буенча, соңгы 10 елда онкологик авырулар саны 30 процентка арткан. Рәсәйдә радиоактив материаллар белән саксыз эш итү күрше илләр өчен дә куркыныч тудыра.

Продовження під рекламою:
Хәтта Путин хакимияте уңыш өлгесе ясарга омтылган Кырымда да, Рәсәй идарәчеләре килгәннән соң, экологик афәт озак көттермәде – 2018 елның августында "Кырым Титаны" заводында агулы матдәләр һавага бәреп чыкты... 

Татарстан һәм башка республикалар мисалы Украинага ачык күрсәтеп тора – Рәсәй белән теләсә кайсы тыгыз мөнәсәбәтләр алга таба бәйсезлекне югалтуга, урыслашуга, гражданнарның хокуклары юкка чыгуга, икътисадый талауга, социаль һәм экологик һәләкәтләргә китерәчәк.

"Безнең барыбыз өчен дә уртак проблемалар", дип, без үзебезне юата алмабыз. Шуның өчен, бу проблемаларны, афәтләрне даими рәвештә тудырып торучы хакимияттән ерак торырга кирәк.

Кызганыч, Татарстан хәзер Украина өчен нәрсәдән бөтен көчеңә качарга кирәклекнең үрнәге булып тора. Әмма кайчан да булса шундый көн килер – Татарстан гражданнары үз язмышларын үзләре хәл итәчәк! 

Антон ДРОБОВИЧ, Украинаның милли хәтер институты башлыгы

P.S. Материалны әзерләгәндә ярдәм иткән өчен "Прометей" имин мөхит тикшерү Үзәгенә рәхмәт белдерәм.

Мәкаләне украинча уку

Колонка – матеріал, який відображає винятково точку зору автора. Текст колонки не претендує на об'єктивність та всебічність висвітлення теми, яка у ній піднімається. Редакція "Української правди" не відповідає за достовірність та тлумачення наведеної інформації і виконує винятково роль носія. Точка зору редакції УП може не збігатися з точкою зору автора колонки.
Реклама:
Уважаемые читатели, просим соблюдать Правила комментирования

Трансплантация органов и рак кожи: о чем должны знать пациенты

НДС для страховых агентов: неравные условия и неопределенный экономический эффект

Фонд культурных/пропагандистских инициатив: как Россия использует культуру для войны

От локального к универсальному: как украинской культуре стать заметной в мире

Почему Украине необходим специальный банк для восстановления

Тренер, который не успевает, и сборные с крепкой защитой: 6 фактів о соперниках Украины на Евро-2024